Кызларда автоматтан ата

2019 елның 15 марты, җомга

14 март көнне Теләченең ДОСААФ базасында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган “ФОРПОСТ” мәктәп отрядлары арасында спартакиада булып узды.

Чараның ачылу тантасында  район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин һәм  Татарстан Республикасы армиясенә, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять” региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе, генерал-майор Дамир  Динниулов һәм  башка район җитәкчеләре катнашты.

“Бәйгене  оештыручыларга рәхмәт җиткерәбез. Патриотик тәрбиягә әлеге фестиваль аша игътибар бирелә. Сәламәт яшәү рәвеше алып алып барыйк. Бүген мәктәптә  тормыш иминлеге дәресләреннән алган белемнәрегезне бүген кулланырга менә дигән мөмкинлек булачак. Сезгә бүгенге бәйгедә уңышлар, зирәк, тапкырлар җиңсен. Ә, калганнар икенче ярышка тагы да ныклабрак әзерләнеп килсен”, -диде район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International